Поздравления на татарском языке с переводом на русский — Казань и татарстан

Поздравления на татарском языке с переводом на русский — Казань и татарстан

Содержание
  1. Туган Конен Белэн
  2. С 8 марта
  3. Поздравления с днем рождения на татарском языке
  4. С днем рождения
  5. Поздравления с днем рождения мужчине на татарском языке
  6. На свадьбу
  7. На день рождения девушке
  8. Татарские поздравления с переводом на день рождения
  9. Поздравление на юбилей
  10. С днем рождения ребенка (девочки)
  11. Стих поздравления на татарском с переводом
  12. С днем рождения ребенка (мальчика)
  13. С 23 февраля
  14. Поздравляем — Котлыйбыз!

Поздравления своими словами с днем рождения на татарском языке в прозе.

Туган Конен Белэн

***

“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”

***

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

***

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

***

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……

***

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.

***

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән
гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

***

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-
ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

***

Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!

По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

***

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!

***

Ир-атны 50 яше белән котлау
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

***

Хатын-кызны 50 яше белән котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

***

Хөрмәтле куршем (имя) ! Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын! Күршең (имя) Күршеләрең (имена)

Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…

***

Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

***

Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

***

… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.——

***

… ! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез.
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!

***

… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …

***

Изге теләкләр белән …… ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.Тагын матур бер ямь өстәргә.Син яшисең шундый матурлыккаГашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.… ! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!

***

Картаерга һич тә ашыкма!Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Кадерле … !

***

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.

***

Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

***

… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

***

… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

***

Кадерле … !
Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!

***

Кадерле … !

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!

***

җаным, бәгърем!

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!

Шомырт чәчәкләренең тәнне яктырткан,

күңелеңә көч-куәт,

яшьлегеңә дәрт өстәсен.

Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын,

бәхетең тузмасын.

Гомер юлларың гөлләргә,

чәчәкләргә күмелсен.

Олы тормыш юлыңда

шатлыклар читләтеп узмасын.

Дэвамы бар….

Следи за нами в соц. сетях!

С 8 марта

Дорогие женщины, поздравляю вас с 8 марта! В этот прекрасный день, все цветы цветут только для вас! Птицы поют самые красивые мелодии, солнце улыбается только для вас! Милые женщины, сколько бы не было сказано красивых слов, будет мало. Вы дарите свет и радость нашему миру! Большое вам спасибо, за ваши теплые руки, нужные слова, за вашу любовь, за красоту то, что вы есть! Пусть будет много ярких и красивых дней, не будет печали и горя! Пусть лучик в вашей душе не угасает, становитесь прекрасней с каждым днем! Вы заслуживаете самого лучшего, без вас этот мир был бы пуст, ведь именно ваша красота спасает мир! Просыпайтесь каждый день с улыбкой и хорошим настроением!

8 март белән

Кадерле хатын-кызлар, сезне 8 март белән! Әлеге матур көндә барлык чәчәкләр, сезнең өчен генә чәчәк ата! Кошлар сайрый иң матур көйләрен, кояш елмая, бары тик сезнең өчен генә! Кадерле хатын-кызлар, күпме әйтмәсәң дә матур сүзләр, аз булачак. Сез яктылык һәм шатлык безнең дөньяга бүләк итәгез ! Зур рәхмәт сезгә, рәхмәт сезнең җылы кулларыгызга, кирәкле сүзегезгә, сезнең мәхәббәтегез өчен, матурлык өчен, сез булган өчен! Күп якты һәм матур көннәр булсын, сагышлар һәм кайгылар булмасын! Сезнең күңелдә нур сүнмәсен, көннән-көн гүзәл булыгыз! Сез иң яхшыны лаеклы,сезнән башка бу дөнья буш булыр иде, чөнки сезнең матурлыгыз дөньяны коткара! һәр көн елмаеп, һәм яхшы кәеф менән уяныгыз!

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Туган кө нең синең котлы булсын,
Якты булсын барыр юлларың.
Һ ә рбер кө нең торсын куанычтан,
Гел яхшыга илтсен уйларың.

Иң нә рең не кочсын фә рештә лә р,
Бә хет керсен шакып ишегең.
Яшә һ ә рчак шатлык-куанычта
Язмыш белә н бергә килешеп.

Кү к йө зең дә һ ә рчак кояш булсын,
Болытларны җ иллә р таратсын.
Тө нге кү кне яктылыкка кү меп,
Сиң а бары тынычлыклар телә п,
Бә хет юрап, аең калыксын.

(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя поздравляю!
Пусть яркими будут все твои пути.
Мысли станут для лучшего началом,
Пусть из радости состоят все дни.

Сияй всегда в счастье и в радости,
Пусть Ангелы обнимут за плечи.
Живи, договорившись с судьбою,
Пусть счастье в твои стучится двери.

На небе всегда пусть солнце сияет,
Гоняя на небе все облака.
Пусть радости и счастья желает
В ночном небе полная луна.

Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тынычлык, җылылык, бәхет
Һәм игелек телибез.

Якыннарга, сиңа сәламәтлек,
Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,
Йортыгызда булсын көлү, шатлык,
Авырулар булмасын беркайчан.

Яхшы син, дусыбыз,
Син мәңге шул ук кал,
Без гел булышырбыз,
Бездән гел бар ярдәм.

(перевод в стихах)
С днем рождения тебя,
Поздравляем мы любя.
И хотим тебе добра,
Счастья, мира и тепла.

Близким и тебе здоровья,
Чтоб не знали бед и горя,
Были веселы всегда,
Не болели никогда.

Ты хороший человек,
Оставайся им вовек,
Мы всегда во всем поможем,
Подсобим тебе чем сможем.

Туган кө нең белә н котлап,
Бик кү плә рне телим сиң а!
Кү ң еллеклә р һ ә м казанышлар,
һ ә м дә бераз гына сабырлыклар.

Кү ң ел җ ырласын ә кияттә гечә.
Гаилә дә мә хә ббә т хө кем итсен.
Тынычлык, яктылык һ ә м яхшылык
Телисем килә бү ген сиң а!

(перевод с татарского на русский в стихах)
С днем рождения поздравляю,
Очень многого желаю!
И веселья, и везенья,
И немножечко терпенья.

Счастье пусть не покидает,
И удача пусть оберегает.
А здоровье, как всегда,
Будет крепким у тебя!

Пусть душа поёт, как в сказке,
И любовь царит в семье.
Мира, света и добра
Пожелаю для тебя!

Туган көнең күңелле булсын!
Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!
Кәеф гел күтәренке булсын!
Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!

Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!
Нервларың исән булсын!
Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!
Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!

(перевод с татарского языка на русский)
День рождения пусть будет весёлым!
Озорным, смешным и задорным!
Пусть настроение будет выше небес!
Пусть будет жизнь полна радости и чудес!

Пусть здоровье всегда будет крепким!
Пусть целыми будут нервные клетки!
Пусть солнце всегда светит в окно!
Пусть на душе всегда будет тепло!

Туган көнең белән!

Туган көнең синең котлы булсын,
Туар таңың булсын бәхетле.
Язмыш дигәннәре һичкайчан да
Күпсенмәсен иде бәхетне.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,
Бәхетле бул гомер-гомергә.
Куанычлар сиңа насыйп булсын,
Рәхмәтле бул һәр килгән көнгә.

(перевод с татарского)
С днем рождения тебя поздравляю,
Пусть счастливой станет каждый день.
Пусть судьба твоя не пожалеет
Много счастья тебе в этот день.

Пусть радости будут в твоей жизни,
И счастливой будь ты навсегда.
Пусть радости будут огромные,
И будь благодарной ты всегда.

Туган көн белән котлыйм,
Күп сүз әйтергә кирәк,
Яхшы кәеф белән телим
Булырга тагын да бәхетлерәк.

Исән-сау булыгыз, бәхетле,
Шатлык белән яшәгез,
Яшь булыгыз һәм күңелле,
Моңсу бердә булмагыз.

Һәр көн куанычлар китерсен,
Оптимизм һәм уңышлар,
Уңай үзгәрешләр күбрәк кертсен,
Яхшылыклар да булырлар.

(перевод с татарского)
Поздравляю с днем рождения,
Нужно много слов сказать,
И с хорошим настроением
Хочу благ всех пожелать.

Будьте в здравии, счастливы,
С жизнерадостью на «ты»,
Сердцем и душой игривы,
Веселы и молоды.

Пусть вам каждый день приносит
Радость, оптимизм, удачу,
Позитива больше вносит
И добро дает в придачу.

Туган көнең белән сине,
Безнең кадерле кешебез,
Яратып сөйлим сүзне,
Озак булсын гомерегез.

Бәхетле, матур яшә,
Таза бул, кабаланма,
Тормышлар гөрләп үтә,
Беркайчан да елама.

(перевод)
С днем рождения тебя,
Дорогой наш человек,
Говорю тебе любя,
Ты живи на свете век.

Живи счастливо, красиво,
Не болей, не суетись,
Пусть проходит жизнь ретиво,
Благ тебе всех, улыбнись.

Бүген синең туган көнең,
Сине чын күңелдән котлыйбыз,
Һәм барыбыз бәхет, сәламәтлек,
Уңышлар һәм зур мәхәббәт телибез.

Шатлык һәм уңайлылык булсын,
Синең өеңдә мәңгегә калсын.
Шунда ук аңлау урнашсын,
Якыннарыбызга игътибар да булсын.

Барлык башлангычларда уңышлар телибез,
Барлык теләкләрнең үтәлешен сорыйбыз,
Бәхет тормышыңа елмайсын,
Һәрвакыт шәп кәеф булсын.

(перевод в стихах)
Сегодня день рождения у тебя,
Хотим поздравить искренне, любя,
И пожелаем счастья для души,
Здоровья, благ всех и большой любви.

Пусть радость и комфорт, уют,
В дом твой навеки забредут.
Поселится там и понимание,
Пусть к близким будет и внимание.

Успехов во всех начинаниях
И исполнения всех желаний,
Удачи, фарта и везения
Всегда крутого настроения.

Источник

С днем рождения

От всего сердца поздравляю тебя с днем рождения! Желаю ярких дней, наполненных радостью и счастьем! Пусть тебя окружают только хорошие, светлые люди, а твой дом будет наполнен уютом и теплом. Каждый раз с трудом вспоминаю день нашего знакомства, потому что мне кажется, что мы знакомы с тобой всю жизнь, с тобой всегда так легко и просто! Оставайся таким же жизнерадостным человеком и освещай этот мир своими лучами! Пусть твои дела идут успешно, на душе будет покой, не смотря на то, какая погода за окном! Счастья, здоровья, успеха, богатства, во всем желаю достатка!

Туган көнең белән

Чын күңелемнән котлыйм сине туган көнең белән! Шатлык һәм кыуаныч менән тулган, якты көннәр телим! Синең яныңда бары тик яхшы, якты, зур кешеләр булсын, ә йортың уңайлы һәм җылы булсын. Һәр тапкыр авырлык белән хәтерлим безнең танышу көнне, чөнки без синең белән гомер буйы таныш сымак, синең белән һәрвакыт шулай җиңел һәм ансат! Шундый ук дәртле кеше булып кал, һәм бу дөньяны үз нурларың белән яктырт! Синең эшләрең уңышлы барсын, күңелең тынычлы булсын, тәрәзә артында нинди генә һава торышы булмаса ла! Бәхет, сәламәтлек, уңыш, байлык, барлык муллык телим!

Поздравления с днем рождения мужчине на татарском языке

Тормышыңның һәр мизгеле,
Тулып торсын бәхеткә.
Сәләмәтлек сиңа, озын гомер
Телим туган көнеңдә.

Хыялларың ашсын тормышка,
Тыныч булсын күңелең.
Янәшәңдә булсын дуслар,
Котлы булсын бәйрәмең.

(перевод стихотворения на день рождения мужчине)
Пусть каждый миг жизни
Будет наполнен счастьем.
Здоровья тебе, долгой жизни,
И пусть обойдут ненастья.

Пусть сбудутся все мечты,
А рядом всегда будут друзья.
Пусть душа будет спокойна,
Счастливого праздничного дня.

Туган көнең белән сине котлыйбыз,
Чын куңелдән Сиңа телибез,
Моңаймаска, көчле булырга,
Мускулларны ныгытырга!

Гайләң өчен бул терәк,
Алар да сине сакласын,
Өең булсын өчен гел үрнәк,
Муллыгың җитеп торсын!

Тырыш та син, елмай да син,
Тик бер дә бирешмә.
Көчле булырга омтылып,
Яшә син гел рәхәтләнеп!

(перевод на русский в стихах)
С днем рождения тебя поздравляем!
И от всей души тебе желаем,
Крепким быть, не унывать,
Мускулатуру подкачать!

Быть опорой для семьи,
И они тебя, чтоб берегли!
Чтобы в доме был порядок,
Обеспечь ты в нем достаток!

Ты старайся, улыбайся,
Но никогда не сдавайся.
Быть сильным всегда ты пытайся
И конечно же, жизнью наслаждайся!

Туган көнең белән сине котлыйбыз!
Бәхет, шатлык телибез!
Хатының көне буе балкып торсын,
Яратсын, кочакласын!

һәрчак ягымлы булсын,
өстәлдә ризык булсын!
Хезмәттәшләрең хөрмәт итсеннэр,
Кунакка дип сине чакырсыннар.

җитәкче синең төннәрендә
Йокларга туйганчы бирсен!
Акча кесәңдә гел булсын,
Беркая да качмасын!

Акча янчыгың синең гел үссен
һәм салым алынмасын!

(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя поздравляем!
Счастья, радости желаем!
Чтоб жена всегда сияла,
Чтоб любила, обнимала!

Была ласковой всегда,
И на столе была еда!
Чтоб коллеги уважали,
Тебя в гости приглашали.

Чтоб начальник по ночам
Вдоволь выспаться давал!
Ну и деньги чтоб в кармане
Никуда не убегали!

Пусть растет твой кошелек
И не взимается налог!

Буген бэйрэм минем иремнен,
Ин якын минем батырымнын.
Кочле, ышанычлы, яратканымнын,
Буген Туган коне иремнен!

Котлыйм сине соеклем,
Куп бэхетлэр сина телим.
Хыялларын чынга ашсын,
Кунеллэрен гел шатлансын!

(перевод с татарского)
Сегодня праздник мужчины моего,
Самого родного героя моего.
У сильного, надёжного, любимого,
Сегодня день рождения у него.

Поздравляю тебя милый,
Пожелаю много счастья,
Чтоб сбылись твои мечты,
Чтоб всегда радовался ты!

Без сине котларга килдек,
Туган көнеңне белдек.
Эчәрбез һәм бииячәкбез,
Шигырьләр белән котларбыз.

Без телибез тазалык,
Мәхәббәт, бәхет, шатлык,
Китапта кебек булсын:
Ашавың — ризыгың, догаң, яратуың!

(перевод в стихах с татарского на русский)
Мы пришли тебя поздравить,
День рождения твой справить.
Будем пить и танцевать
И стихами поздравлять.

Пожелать хотим здоровья,
Счастья, радости, любви,
И как в книге пусть все будет:
« Ешь, молись, люби», — живи!

Сине бүген мин тәбриклим,
Туган көнең белән котлыйм.
Сәләмәтлек, шатлык телим.
Синдә начарлыкны белмим:
Син акыллы да күңелле,
Дусым асыл, хыял чиге.
Могҗизалы, кызык, зирәк,
Уңыш белән, шаян, сирәк.
Һәрвакыт бул шулайрак,
Көч-куәт Һәм яшьлерәк.

(перевод в стихах)
Тебя сегодня вспоминаю,
Я с днем рождения поздравляю.
Здоровья, радости желаю.
В тебе дурного я не знаю:
Всегда умен и весел ты,
Прекрасный друг, предел мечты,
Чудесный, классный, озорной,
Успешный, мудрый и крутой.
Желаю быть всегда таким
В расцвете сил и молодым.

Ин батыр, кыю хэм акыллым,
Ин текэ минем газизем,
Кадерле минем ирем,
Туган конен белэн якыным!

Бэхет сина килэ телисем,
Тормышын барсын жинел!
Унышлар сине билэсен,
Мина туземлеген житсен!

Эшендэ хормэт итсеннэр,
Хезмэт баскычында усулэр,
Булмасын хич кунелсезлеклэр,
Бары тик телэклэр ашырулар!

(перевод в стихах)
Самый смелый, самый умный,
Самый милый и крутой.
Дорогой ты мой мужчина,
С днем рождения, родной!

Пожелать тебе хочу я счастья.
Чтоб жилось тебе легко!
Окружает пусть везенье,
А со мною лишь терпения!

На работе уваженья,
И в карьере продвижения.
И ни капли огорчения,
А лишь желаний исполнения!

Ир-атымны минем иң мөһим
Котлыйсым килә күрешеп.
Бөтен мәхәббәтем
Сиңа биреп,
Яхшылык һәм тынычлык телим!

Бәхетле бул минем якыным,
Кайгы хәсрәтләр син күрмә.
Ышанычлы минем сакчым,
Тормышыңда җиңеп кенә яшә!

Бар теләкләрең чынга ашсын,
Эшеңдә уңышлар елмайсын,
Шушы минем сиңа теләгем,
Очрашканга кадәр, кадерлем!

(перевод с татарского)
Ты главный мой мужчина,
Хочу тебя поздравить лично.
Добра и мира пожелать,
Всю любовь свою тебе отдать!

Будь счастлив, мой хороший,
Не знай ты горести и бед,
Защитник мой надежный,
Желаю в жизни лишь побед!

Пусть все исполнятся желания,
На работе тебе процветания.
Самые искренние мои пожелания,
Родной, до скорого свидания!

Источник

На свадьбу

Поздравляю вас с днем свадьбы! Сегодня замечательный день, вы стали друг другу сильной опорой! Радуйтесь вместе, смейтесь вместе, все трудности преодолевайте только вместе! Всю жизнь идите рука об руку, и тогда жизнь будет вам улыбаться, а печали будут обходить вас стороной! Пусть в вашем доме всегда царит тепло! Хочу пожелать вам легкой, беззаботной жизни, чтобы ваш дом поскорее наполнился детским смехом! Храните свой семейный очаг, пусть он только разжигается с каждым годом, делая ваши отношения еще теплее и крепче. Будьте друг другу близкими друзьями, советчиками, дарите друг другу нежность и внимательность. Не поддавайтесь жизненным преградам, идите только вперед, будьте всегда рядом! Счастливой вам свадьбы!

Туйга

Сезне туй көне белән котлыйм! Бүген искиткеч матур көн, сез бер-берегезгә көчле таяныч булдыгыз! Бергә шатланыгыз,бергә көлегез, барлык авырлыкларны бергө генә утегез! Гомер буе кулга кул тотынып барыгыз, һәм шул вакытта тормыш сезгә йылмайып кына торор, ә кайгылар сезне читләп утеп китерләр! Сезнең йортыгызда һәрвакыт җылылык хөкем сөрсен! Телим сезгә җиңел, азапсыз, тормыш, сезнең йортыгыз тизрәк балалар көлү тавышы белән тулсын! Гаилә учагызны кадерләп саклагыз,елдан-ел ул дөрләп янсын , сезнең мөнәсәбәтегезне җылырак һәм катырак итеп. Бер-берегезгә якын дус, киңәшче булыгыз, наз һәм игътибарлылык бер-берегезгә бүләк итегез. Тормыш комачауларына бирешмәгез, бары тик алга гына барыгыз, һәрчак янәшә булыгыз! Котлы булсын туегыз!

На день рождения девушке

Сегодня я хочу поздравить самую красивую, милую девушку с днем рождения! Пусть твои глаза видят только все прекрасное, уши слышат только приятные слова, а голова кружится только от счастья! Желаю тебе яркой жизни, наполненной нежностью и любовью! С днём рождения! Пусть все твои мечты исполняются, пусть в твоём мире будет только место для счастья и побед! Желаю, чтобы в твоем сердце расцвела любовь и чтоб она была взаимной! Пусть у тебя будет много возможностей и желания их реализовывать! Оставайся всегда такой же доброй, улыбающейся, красивой и солнечной.Пусть каждый твой день начинается с улыбок и заканчивается только хорошими эмоциями!

Кызга

Иң матур, сөйкемле кызны туган көне белән, бүген мин котларга телим ! Синең кузлэрең һәрвакыт матур гына әйбер күрсен , колакларың татлы сүзләр гына ишетсен , ә башың бәхетнән гына әйләнсен! Телим сиңа якты тормыш наз һәм мәхәббәт белән тулы! Туган көнең белән! Бөтен хыялларың кабул булсын, синең дөньяда бәхет һәм җиңү өчен гына урын булсын! Синең йөрәге ң дә мәхәббәт чәчәк атсын һәм үзара булсын ул! Булсын синдә күп мөмкинлекләр һәм теләк, аларны гамәлгә ашырырга! Гел шундый игелекле, көләч, матур һәм кояшлы бул. Һ әр көнөң, елмаю белән башлансын һәм яхшы гына хисләр белән тамамлансын!

Татарские поздравления с переводом на день рождения

Кадерле дускай! Туган кгенем белэн котлыйм сине! Синнан ды якын, синнен дэ тугры иптишем юктыр, шума кяры сипа чын камелемнен килачыкте дэ езеяду булган гызыл сыйфатларыены сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты килечэк, бэхетле матур кянн?ар кытсен, дус-ишлирем, туган-тумачаларыр, гаиляр тик сине сэендерсен, дустым! Сине хярмат иткен (имя).

Перевод:
Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …

Поздравление на юбилей

От чистого сердца поздравляю тебя с юбилеем! Посмотри как много друзей и близких людей собрались сегодня на твоем празднике, пришел (ла) и я, все тебя любят и уважают, ведь ты очень хороший и добрый человек! Как много хочется сказать хороших слов, но ты и так обладаешь всем чего только можно пожелать! Красивый, умный, успешный! Поэтому хочу пожелать тебе не терять себя и идти по жизни с хорошим настроением! Пусть железным будет здоровье, дни проходят легко и приносят только радость, деньги достаются легко, пусть печали обходят тебя стороной, а рядом будут только достойные тебя люди! Не грусти, что добавился еще один год в сокровищницу твоей жизни, знай, что она только началась, впереди еще столько достижений, новых знакомств, приятных моментов и радостных дней! Я так рад (а), что в моей жизни есть такой человек как ты! Будь счастлив, с твоим днем!

Юбилейга котлау

Чын йөрәктән котлыйм сине юбилеең белән! Кара ничек күп дусларың һәм якын кешеләрең җыелган бүгенге синең бәйрәмеңдә, һәм мин дә килдем, бөтенесе сине ярата һәм кадерләй, чөнки син бик яхшы һәм хәерле кеше! Ничек күп әйтәсе килә: яхшы сүз, ләкин син былай да барлык тиешле, ни генә була телисе! Матур, акыллы, уңышлы! Шуңа күрә телим сиңа узеңде югалтмаска һәм тормыш буйлап яхшы кәеф белән атларга! Сәламәтлек тимер булсын, көннәрең җиңел утсен һәм шатлык генә китерсен, акча җиңел бирелсен, кайгылар сине читләп утсен, ә якында сине лаеклы кешеләр генә булсын! Кайгырма, гомерең хәзинәсенә тагын бер ел өстәлде дип, тормыш башланды гына, алда тагын күпме казанышлар, яңа танышу, күңелле мизгелләр һәм шатлыклы көннәр! Минем тормышымда бар шундый кеше, мин шуңа бик шат! Бәхетле бул, синең көнең белән!

С днем рождения ребенка (девочки)

От всей души поздравляю вас с днем рождения вашей дочки! В вашей жизни появился самый красивый и нежный цветок, который будет приносить вам счастье, доброту, любовь, силы и прекрасные моменты! Теперь ваша жизнь наполняется вдохновением и радостью! Вы станете прекрасными родителями, подарите всю ласку и заботу вашей дочери! Пусть она растет красавицей с крепким здоровьем и удивительным умом! Пусть судьба подарит ей прекрасную, легкую, беззаботную жизнь! Пусть слезы наполняют ее глаза только от счастья, а печали обходят ее стороной! Будь счастлива, яркая звездочка!

Кыз туу белән

Чын күңелдән кызыгыздың туган көнебелән котлыйм! Сезнең тормышка барлыкка килде иң матур һәм нәфис чәчәге, ул сезгә бәхет, игелеклелек, мәхәббәт, көч һәм гүзәл мизгелләр китерәчәк! Хәзер сезнең тормыш илһам һәм шатлык белән тула! Сез шәп Әти-әни буласыз, бөтен иркәгезне һәм кайгыртуны сезнең кызыгызга бүләк итәсез! Чибәр, бик нык сәламәтле һәм искиткеч акыллы булсын! Язмыш аңа искитәрлек, җиңел, кайгысыз тормыш бүләк итсен! Күз яшьләре аның күзләрен бәхетнән генә тутырсын , кайгылар аны читләп утсен! Бәхетле бул, якты йолдыз!

Стих поздравления на татарском с переводом

Туган конен котлы булсын!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жихан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта хэрчак бэйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сойкемле бул!
Бугенгедэй бэхетле бул:
Жэй голлэре ускэндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искэндэ дэ,
Жиргэ карлар яуганда да!

Перевод:
Радостным пусть будет день рождения твой!
Этот день такой счастливый,
Потому что ты родился,В этом мире так светло
Потому что ты есть.
Вся планета была рада,
Когда родился ты.
Повсюду есть праздник,
Где есть ты.
Будь красивым всегда!
Будь счастливым всегда:
Когда цветут летние цветы,
Когда распускаются весенние листья,
Когда веют осенние ветра
Когда идет зимний снег!

1526375447_6173562a7905979f33008be259d8a685.jpg
****
Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син — бэхетле бул!
Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!
Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр.

Перевод:
В копилку жизни
Добавился еще один год,
Не печалься, что годы проходят,
Улыбайся ты – счастливым будь!
Счастливым пусть будет праздник твой,
В душе пусть будет у тебя покой,
Радостью и счастьем
Пусть жизнь будет полна!
Года в заботе, прекрасные дни
Желаем от чистого сердца!
Пусть воплотятся в реальность
Все наши пожелания тебе!

Источник

С днем рождения ребенка (мальчика)

Поздравляю вас с рождением малыша! Пусть ваш малыш, растет крепким, здоровым мальчишкой, озорным и веселым ребенком! Желаю ему доброго сердца, храброй души и блестящего ума! Пусть все его желания исполняются, наполняя успехами его жизнь! Желаю вашей семье благополучия, радости, взаимопонимания, процветания, пусть ваш дом наполнится лучами тепла и света!

Малай туу белән

Котлыйм сезне бәбиегез туу белән! Сезнең сабый бик нык, сәламәт малай, шаян һәм күңелле бала булып уссен! Телим аңа игелекле йөрәк, батыр күңел, ялтыр акыл! Аның барлык теләкләре кабул булсын, тормышы уңышлар белән тулсын ! Сезнең гаиләгә иминлек, шатлык, татулык, муллык телим, сезнең йорт җылылык һәм ут нурлары белән тулсын!

С 23 февраля

Поздравляю тебя с днем защитников отечества! Желаю крепкого здоровья, стального ума, вечной любви и невероятных успехов! Пусть твое мужество помогает тебе в жизни, всегда оставайся справедливым, благородным и смелым! Пусть днем солнце освещает твой путь, а ночью звезды и не будет никаких преград!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Котлыйм сине ватанны саклаучылар көне белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, корыч акыл, мәңгелек мәхәббәт һәм ышанмаслык уңышлар телим! Синең батырлык булышсын сиңа тормышта, һәрвакыт гадел, данлы һәм кыю бул! Көндез юлыңды кояш яктыртсын , ә төнлә йолдызлар һәм бернинди комачаулар булмасын!

Поздравляем — Котлыйбыз!

 Ихлас кунелдэн юллыйбыз

Ин-ин изге телэклэр:

Озын булсын гомерлэр

Тыныч булсын кунеллэр.

Куркэм булсын иртэлэр,

Бэхет китерсен коннэр,

Шатлыкка тулсын кичлэр,

Ял-сихэт бирсен тоннэр.

Бэйрэм булсын мобарэк,

Табын булсын тугэрэк!

Бугендэй бэйрэмнэрне

Гел каршылыйк бергэлэп!

 От чистой души оставляем

Самые добрые пожелания:

Пусть долгой будет жизнь,

Пусть спокойной будет душа,

Пусть добрым будет утро,

А дни приносят счастье,

Вечера будут наполнены радостью,

Ночи дают отдых и пользу.

Пусть праздник будет славный,

Пусть стол будет круглым!

Такие праздники как сегодня,

Давайте всегда встречать вместе!

Комментариев нет, будьте первым кто его оставит