Открытки и картинки поздравления с днем и годовщиной Никаха

Открытки и картинки поздравления с днем и годовщиной Никаха

Содержание
  1. Хыянәт: якын дуска ышанма икән
  2. Туйга котлау
  3. Поздравления с Никахом на татарском языке
  4. Туйга матур телэклэр татарча
  5. Татарча котлаулар туй белэн
  6. Туй коне белэн татарча котлаулар
  7. Татарча туй котлаулары
  8. Никах белэн котлау

Иң кызыклы, актуаль татарча яңалыклар. Татарча контент. Татарча котлаулар. Табышмаклар. Сочинения һәм иншалар. Татарча мультфильмнар. Мәзәкләр. Татар исемнәре. Яңалыклар. Хәбәрләр.

Хыянәт: якын дуска ышанма икән

3/20/2021

Әминә бүген дә, балалар бакчасыннан соң  Рәфинәләргә барырга әнисен күндерде. Бик якын дуслар бит алар.  Рәфинә дә: “Бу кәнфитем Әминәгә”, – дип, бук…

Киләсе бит

Нәҗибә Ихсанованың кызы: "Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, бүген дә яланаяк…"

Туйга котлау

***
Җир йөзенең бөтен яктылыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

***

Табышкансыз,теләп кавышкансыз
Пар булгансыз икән икегез
Бер-бререгезгә гомерлек яр булып
Матур,тату гомер итегез
Озатабыз сезне олы юлга
Озын юлга, гомер юлына
Уйны уйга,кулны кулга бәйләп
Йөрәк белән бергә булырга
Загс биргэн язу-кәгазь бит ул
Саргая ул сандык төбендә
Саргаймасын сезнен саф мәхәббәт
Чәчәк атсын күңел түрендә
Курыкмагыз дошман сүзләреннән
Алардан сез өстен булыгыз
Тел алырга килгән дусларны да
Бусагадан ерак куыгыз,
Бар да була гомер иткән чакта
Давылларга каршы торыгыз
Бер-берегезгә кайчак юл куегыз
Кирәк чакта чыдам булыгыз
Шалтырамый тормый савыт-саба,
Шулай диләр халык телендә
Шалтырасын, әмма ватылмасын
Бу бөтенлек яшьләр өендә.

***
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр,
Кызганмасын тәмле телегез!
Ике булып сез үскәнсез инде,
Икегез бер була белегез!
Уйнап-көлеп, яна юлга сезне,
Озатабыз туйда бүгенге!
Авыр чакта таянычың булса,
Яшәү ямьле, тормыш күңелле!
Хыялларыгызга нигез булсын,
Минем теләкләр дә бер өлеш!
Мин татулык телим Сезгә бүген!
Бәхет йорты төзү Сезнең эш!

***
Ак бөркәнчек, ап-ак ефәк кулмәк
Ак чәчкәгә сине тиң иткән,
Алтын балдак гомер юлдашынның
Олы мәхэббәтен беркеткән.
Ак күлмәгең ап-ак намусыңдай,
Күзләрендә күңел чаткысы,
Янәшәңдә олы мәхәббәтең,
Таянычың синең, өмет-шатлыгың.

Кияү белән кәләшкә:
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә,
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

***
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Барыбыз да сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер берегезне яратышып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Поздравления с Никахом на татарском языке

Никах коне белэн котлыйбыз,
Татулыкта яшэуегезне телибез!
Гаилэгез булсын бик нык,
Яшэгез сез тик яратышып.

Элбэттэ хормэт итеп, яратыгыз
Бер-берегезне саклагыз Сез.
Шэп гаилэ икэн дисеннэр,
Дусларыгыз сокланып карасыннар!

(перевод с татарского в стихах)
С днем никаха поздравляем,
Жить в гармонии желаем!
Крепкой будет пусть семья,
Чтоб жилось вам лишь любя.

Непременно уважайте и любите,
И друг дружку берегите.
Чтоб смотря на вас друзья,
Говорили: «Классная семья!»

Яшьләргә бүген никах укылды,
Күкләрдә Ходай кавыштырды,
Мәңгегә ир белән хатын алар,
Тормышлары бәхет белән тулды!

Юлларыгыз булсын гел якты,
Бер-берегезне саклагыз,
Әти-әнигә оныклар буләк итеп,
Бер-берегезне яратыгыз!

(перевод на русский в стихах)
Молодые сегодня отмечают Никах,
На небесах соединил их Аллах,
Теперь они вечно муж и жена,
Жизнь отныне счастьем полна!

Светлого Вам пожелаем пути.
Чтоб друг друга всю жизнь берегли.
Внуков родителям чтоб подарили
И сильно сильно друг друга любили!

Никах коне белэн котлыйбыз.
Куркэм тормыш сезгэ телибез.
Гаилэ булып кавыштыгыз,
Бер-берегезне яклап яшэгез!

Яратыгыз, шашып яратыгыз,
Хэм элбэттэ хормэт итегез!
Барсы да булсын очен тэртип,
Муллы тормыш сезгэ телибез!

Бэхет, иминлек хэм тынычлык,
Гаилэгезне балалар горлэтсен!
Ходай гаилэгезне сакласын,
Без телибез сезгэ унышлар!

(перевод в стихах)
С днем никаха поздравляем.
Жить в гармонии желаем.
Друг за друга быть горой,
Коли стали вы семьей!

Чтоб любили, обожали,
И непременно уважали!
Чтобы было все в порядке,
Пожелаем жить в достатке!

Счастья, мира и добра.
Чтоб окружала детвора.
Пусть семью хранит Аллах,
Мы желаем вам всех благ!

Никах коне, никах коне буген.
Сезнен кавышкан конегез!
Бэхет белэн тулы кунелегез,
Гел шулай барсын тормышыгыз.

Бер йорэктэй булып типсен,
Сезнен парлы йорэгегез.
Буген биргэн вэгъдэлэр,
Гомерлеккэ саклансын!

(перевод в стихах)
День никаха, день никаха
Сегодня День соединения у вас!
Душа Ваша счастьем полна,
Пусть жизнь всегда будет светла.

Пусть воедино бьются любя,
Теперь уже парные ваши сердца.
Клятвы данные сегодня друг другу,
Сумейте сохранить на века!

Никахыгыз котлы булсын!
Бүген сез ир белән хатын,
Башка гаиләләр өчен
Үрнәк булып гомер үтсен.

Бүген сез бәхетле, матур,
Тормышыгыз сезнең бәллүр,
Саклагыз гына барысын,
Ихлас Аллам да сакласын.

(перевод с татарского)
Никах ваш пусть будет счастливым!
Сегодня муж вы и жена,
Пример вашей семьи красивым
Пусть будет парам все сполна.

Сегодня счастье у вас, радость,
Но жизнь хрупка, словно хрусталь,
Вы берегите эту сладость,
Храни Аллах вас, вместе вдаль.

Кадерле, хөрмәт яшьләребез,
Матур-матур бүген көнегез,
Никах туегыз белән без
Котларга да ашыгабыз.

Йөрәкләрегез шәп типсен,
Мәхәббәтегез күп яшәсен,
Тормышта шатлык булсын,
Тазалык, муллык керсен.

Тату яшәгез, яшьләр,
Булсын һәркөн бәхетләр,
Булсын дуслык, ярату,
Иминлек, хөрмәт итү.

(перевод на русский)
Дорогих молодых уважить,
В прекрасный день пришли,
С Никахом вас поздравить,
Мы очень уж спешим.

Пусть ваше сердце бьется,
Любовь живет всегда,
Жизнь здорово смеется,
В достатке — красота.

Живите дружно, молодые,
Большого счастья вам, родные.
Пусть будет дружба, и любовь
Благополучна будет вновь.

Никах белән сезне котлыйбыз,
Берләшмәгә бәхет телибез,
Тормышта һәлакәт булмасын,
Гаилә бизәкләре мәңге калсын.

Булсын сездә бәхет, мәхәббәт,
Балалар белән йорт тулсын гөрләп,
Кайгы-хәсрәт булмасын,
Афәттән күк күкрәмәсен.

(перевод с татарского на русский)
Поздравляем вас с никахом,
Счастья вашему союзу,
Не кончается пусть крахом,
Вечными пусть будут узы.

Вам желаем любви, счастья,
Деток, полный-полный дом,
Пусть не будет бед, ненастья,
Не гремит над вами гром.

Бүген сез гаилә корасыз,
Бүген бәйрәм йортыгызда,
Никах белән сезне котлыйбыз,
Телибез мәхәббәт сезгә.

Яшьләребез, бәхет булсын,
Өегездә сезне көтсен,
Бала көлүе таралсын,
Уңыш, хислар сездә калсын.

(перевод с татарского)
Сегодня вы одна семья,
Сегодня праздник в доме вашем,
С никахом, милые друзья,
Любви вам, молодые наши.

Пусть будет счастье в вашем доме,
Пусть детский смех там раздается,
Всех благ, успехов вам в объеме,
И чувство в вас пусть остаётся.

Бүген бөтен кунаклар җыелды
Яшьләрне котларга дип.
Туган балаларыбыздан яңалык килде!
Никах көнегез белән котлыйбыз!

Явызлыксыз яшәргә телибез!
Сезнең сайлавыгызны хуплыйбыз!
Туган кызыбыз һәм шәп кияү!
Туй бәйрәме ямьле үтсен!

Мәхәббәтне гел кояш яктыртсын!
Тату һәм дус яшәгез!
Бер-берегезне һәрвакыт саклагыз!
Оныкларны да бүләк итегез!

(перевод в стихах)
Собрались сегодня гости,
Чтоб поздравить молодых.
Получили мы все новость
От детей наших родных.

С Днём Никаха поздравляем!
Век желаем зла не знать!
Мы ваш выбор одобряем!
Родная дочь и классный зять!

Любовь пусть ваша длится вечно!
Живите дружно и беспечно!
Друг друга всегда берегите!
Ну и внуков подарите!

Источник

Туйга матур телэклэр татарча

***
Исеңдә тот дустым, (Исем)
Һәрвакытта бул сабыр.
Эштә оста һәм батыр
Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дэ тыңла, (Исем)
Сиңа да бар ике сүз,
Өйнең яме, ашның тәме —
Ирен сөйгән хатын кыз.

***
Йөзегеңдә нур уянсын,
Табынга җыр куй әйдә.
Бөтен изге теләкләр дә
Килен белән кияүгә.

***
Йөзләрегез бүген көләч сезнең.
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын күнелдән котлыйм сезне.
Бер-берегезне ныклы яратыгыз.
Кабул булсын изге теләкләр
Тормыш сукмасында юлдаш булсын
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

***
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

***
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Татарча котлаулар туй белэн

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,
Әле генә нәни кыз идең…
Кай арада үсеп буйга җиттең,
Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын
Сайлап алды синең йөрәгең.
Ак кар кебек туй күлмәген кию –
Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең
Нинди җаваплылык йөкләвен.
Туй күлмәге һәм кулдагы балдак
Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,
Бу вазыйфа булсын гомергә.
Насыйп булсын сезнең көмеш туйга
Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә
Кызартмадың минем йөземне.
Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм
Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим,
Гомерегез аклыкка тулсын.
Туй көнегез җәйдә булган кебек,
Күңелегездә җылы җәй булсын.

Туй коне белэн татарча котлаулар

***
Һәрвакытта шат яшәгез
Көнегез матур булсын.
Киләчәктә сезнең өчен
Хәрвакыт шатлык тусын.
Шатлык белән балкып торсын
Хәрвакыт йөзләрегез.
Муллык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кичегез.

***
Чын кунелдән телим сезгә
Мәңге бергә булыгыз
Тормышыгызда чәчәк атсын
Улыгыз хәм кызыгыз.

***
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***

Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып,

Хәзер инде гомергә
Сез икегез гел бергә.
Шулай булу теләкләрен
Ничек тели белергә.

Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.

Татарча туй котлаулары

***
Ак фатаңны салып иңнәреңә
Утырасын табын түрендә
Бар дөньяңның шул гүзәллеге
Чагылладыр синең йөзеңдә.

***
Алып килдек сезгә теләкләрне
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер-берегез өчен тормышта да
Булыгыз алтын-көмеш кенә

Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп
Яшәгез гел бергә-бергә
Тату гаилә, тыныч тормыш
Бездән теләк бары шул сезгә.

***
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчкәләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешмичә
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

***
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору.
Гаилә корып тигез, тыныч,
Матур тормышта тору

***
Бүгенге көн исегездә калсын
Сөю нуры булып,
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сөю җыры булып!

Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,
Бер-берегезгә булган назлы хисне
Гомерегез буена саклагыз!

Никах белэн котлау

***
Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!

Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!

***
Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен

Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.

***
Пар балдаклар алышкан көнегез белән
Чын күңелемнән котлыйм сезне бүген.
Пар балдаклар алышып, сөйгәннәрне
Мәңге бергә берләштерә бу көн!

Антыгызга һәрчак тугры булып,
Бергә- бергә йөз ел яшәгез!
Кайгы-хәсрәт сезне урап узсын,
Һәрчак көлеп, балкып торыгыз!

Гаиләгез нык һәм тату булсын,
Яшәгез сез һәрчак рәхәттә!
Матур уллар, кызлар үстерегез,
Гомерегез үтсен җәннәттә!!!

* * *

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,
Юлларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдай ускән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.

Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

* * *

Яшәгез сез бүгенгедәй матур итеп,
Сөенерлек итеп туганнар,
Сагынырлык итеп якын дуслар,
Көнләшерлек итеп дошманнар!

Сез икегез матур бер җыр төсле,
Син сүзләре булсаң, ул – көе.
Балкытыгыз якты кояш итеп,
Язмыш бүләк иткән сөюне!

Комментариев нет, будьте первым кто его оставит